2019 елның 24 декабрендә ГХАТ бүлегендә туу турында 800нче акт язуы теркәлде. Марина Николаевна һәм Сергей Сергеевич Астафеевлар өченче тапкыр әти-әни булдылар. Сабыйларын алар Артём дип атаганнар.
Исеме борынгы грек чыгышыннан, ул «искитмәле сәламәтлеккә ия» дип тәрҗемә ителә. Бу исемне йөртүче, кагыйдә буларак, нык һәм көчле, сыгылмас характерга ия.
ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле әтине гаиләләре тулылану белән котладылар һәм баланың беренче дәүләт документын – туу турында таныклык тапшырдылар. Сабыйны тәрбияләүдә көч-куәт, сабырлык, муллык, рәхәт мәшәкатьләр, шатлык һәм бәхет теләделәр!