Гаилә тормышының «алтын» вальсы

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Илле яшьлек никах - ул бик зур кыйммәт, ул еллар буе авыр хезмәт аша формалашкан. Ярты гасыр бергә яшәгән кешеләр үзара мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык исбатладылар.

Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге Баязитовлар Закир Садыйк улы һәм Фәния Насыйбулла кызын алтын туйлары белән чын күңелдән котлады. Алар бу көнне кадерле һәм якын кешеләребездән мәхәббәт, сәламәтлек һәм озын гомер теләкләрен кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International