Моннан 50 ел элек бу матур кышкы көндә Сабировлар үз язмышларын никахлар белән бәйләгәннәр. Салихҗан Газиз улы тракторчы, Сания Гәрәй кызы «Маяк» колхозында бригадир булып эшләгәндә алар танышып китәләр.
Бүгенге көндә алар уллары, 6 оныклары һәм 1 оныкчыклары уңышларына сөенеп яшиләр. Бу матур гаиләне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н.Н.Җиһаншина котлады һәм рәхмәт хаты тапшырды.