Азнакай районы Урсай авыл җирлеге активистлары биләмә советы белән берлектә, 3,4,5 әр бала үстерүче әниләрне бәйрәмдә катнашырга чакырды. Алар авылда 19 һәм төрле һөнәр ияләре: укытучылар,савымчылар,почта,мәдәният хезмәткәрләре...
Бэйрәм көнне мәдәният йортында энә төшәрлек тә урын юк иде! Хөтта күрше авыллардан да килделәр.Сәхнәдә тамаша: әниләр һәм балалар бергәләп җырлыйлар,бииләр,тамаша куялар. Әниләрнең һәркайсы үзенчәлекле,мактауга лаек! Гаилә учагы җылысын саклаучылар да,тормыш тоткасы да алар. Кичәнең азагында барысы бергә аллы-гөлле шарлар, чәчәк бәйләмнәре тотып чыгып «Һәрвакыт булсын кояш!» җырын башкарганда, зал аягүрә басып алкышлады, барысы да җырга кушылды.