Сарман муниципаль районы Юлтимер авылында яшәүче Рәшит Әхмәтгәрәй улы һәм Наилә Габдрахман кызы Әхмәтгәрәевлар «Зөбәрҗәт туйларын» билгеләп үттеләр. Юбилярларны Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов котлады һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Азалак авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Мөҗәллия Фәрлукшина да юбилярларга үзенең иң изге телэклэрен җиткерде. Юбилярларга исәнлек-саулык, озын гомер теләделәр.