2019 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Кузьминнар гаиләсенең рубин юбилееен билгеләп үттеләр.
Александр Иванович һәм Валентина Анисимовна тормышларындагы бик күп сынауларны өмет һәм мәхәббәт белән узып тормыш юлыннан 40 ел бергә атлыйлар. Менә шулай 40 ел инде алар, язмыш сынауларын урталай бүлешеп, кулга-кул тотынып бара. Юбилей, яраткан балалары һәм оныклары белән янәшәсендә бик җылы узды.