Бәйрәмгә районның 18 авыл җирлегеннән 320 әни чакырылган иде.Фойеда «Әниемә яулык» дип исемләнгән район конкурсының иҗат эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Конкурска 300гә якын эш тәкъдим ителде.
Тантаналы өлеш Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинның сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул барлык әниләрне бәйрәм белән котлады, Улисьял авылыннан Изергина Валентина Анатольевнага Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава» медале тапшырды. Шулай ук дүрт яшь әнигә ана капиталы алуга сертификатлар да тапшырылды.