Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы

2019 елның 24 ноябре, якшәмбе

Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Лошакова О. В. һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М. катнашында Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды.

Яшь гражданнарны бу мөһим вакыйга белән котларга туганнары һәм якыннары килде. Яшьләрне котлап, зур хөрмәт белән бөек Россия гражданы исемен йөртүләрен, өлкән буынга лаеклы алмаш булуларын, яхшы укырга, яшәргә һәм киләчәктә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Арча районы иминлеге өчен тырышып эшләүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International