Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә район Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре тантаналы рәвештә туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресын тапшырдылар.
Сәмигуловлар гаиләсендә бу беренче бала – кызы Рината, Әхметзановлар гаиләсендә – икенче, озак көтелгән кызлары Сафина. Туганнары һәм якыннары катнашында тантаналы рәвештә сабыйлар Россия Федерациясе гражданнары дип игълан ителде.