22 ноябрь-Әниләр көне алдыннан Кукмара шәһәренең Никахлашу сараенда 8 гаиләгә ана (гаилә) капиталы сертификаты тапшырылды. Әниләрне район башлыгы урынбасары Каримуллина Равия Абдулла кызы, Россия Федерациясе Пенсия фондының Кукмара районы бүлеге җитәкчесе урынбасары Нәбиева Зөһрә Вагыйз кызы, Кукмара районы «Ак калфак» татар хатын – кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Җиһаншина Зөмәрә Нихәт кызы котладылар.
7 нче номерлы «Кыңгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән татар теле укытучысы, Нечкәбил 2017 конкурсы финалчысы, «Гаилә канаты астында» Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасының Кукмара филиалы җитәкчесе, өч бала анасы Степанова Рәйхана Сәхәб кызы чыгыш ясады.