Ике гаиләнең яңа туган балаларын тантаналы рәвештә теркәү 22 ноябрь көнне Әниләр көне алдыннан булды. Тантаналы шартларда Вахитовлар Альбина һәм Илнур, Исламовлар Олеся һәм Дмитрий үзләренең кызлары туу турында таныклык алдылар, аны район башлыгы урынбасары Каримуллина Равия Абдулловна тапшырды.
Котлау сүзләре белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Латыпова Зөлфия Тагировна, Кукмара районы ветераннар советы рәисе Иванов Валентин Константинович, шулай ук Кәримов Равил Кәрим улы - тыл хезмәтчәне, Починок Кучук авыл җирлеге ветераннар советы рәисе чыгыш ясадылар. Гаиләләргә яңа туган сабыйларның истәлекле метрик открыткалары, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.