Тукай районы гаиләләренә Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды

2019 елның 22 ноябре, җомга

Халыкара Ана көне алдыннан Тукай районының дүрт гаиләсенә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды. Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ата-аналарны ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фондының районара идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттахов котладылар.

Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Тукай районында 3 меңгә якын ана капиталына сертификат бирелгән. Тукай районында яшәүче ике меңнән артык гаилә 1,1 млрд.сумнан артык акча белән куланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International