Азнакай районында «Уңыш формуласы. Гаилә бюджетын планлаштыру» темасына семинар – киңәшмә узды

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Азнакай районында «түгәрәк өстәл» дә хакимият, ЗАГС бүлеге вәкилләре, психологлар, эшкуарлар, педагоглар, яшьләр лидерлары, өлкән сыйныф укучылары һәм иҗтимагый оешмалар активистлары катнашты.

Гаилә бюджетын алып бару зарурлыгы белән безнең илдә һәр гаилә очраша. Бу актуаль, бу бик мөһим һәм бу гаилә үзен бәхетле итеп тойсын өчен кирәк. Уңышлы эшмәкәрләр, яшьләр лидерлары, психологлар актуаль темага эшлекле сөйләшүне алып бардылар. Өлкән сыйныф укучылары актив катнаштылар : үз фикерләрен, тәкъдимнәрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International