Тукай районы Иске Дөреш авылында яшәүче Галеевлар гаиләсе алтын туйларын билгеләделәр. Гаилә бәйрәмнәре белән котлар өчен районның ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Иске Дөреш авылына юл тотты. Гаилә башлыгы Алмас абый кунакларны ишек төбеннән үк ачык чырай белән каршы алып түргә үтәргә чакырды, ә өйдә кояштай нурлы йөзле хуҗабикә Әлфия апа көтеп тора иде. Бу йорттан җылылык, нур бөркелеп тора. 50ел бергә гомер итеп туган авылларында хезмәт куеп яшәгән бу пар өч бала үстереп бүгенге көндә балаларына оныкларын тәрбияләргә булышалар.
Алмас Җиһангирович һәм Әлфия Фәйзериевнага алдагы көннәрендә бәхетле тигез картлык , балаларының кадер-хөрмәтендә яшәүләрен теләп ГХАТ бүлеге истәлекле бүләкләрен, котлау хатын тапшырды.