Теләчедә әниләр бәйрәме

2019 елның 24 ноябре, якшәмбе

24 ноябрь көнне Теләче мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы булып үтте. Тантанада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов тарафыннан әниләребез адресына мактау һәм рәхмәт сүзләре әйтелде. Үзешчән артистларыбыз исә алар хөрмәтенә матур җырлар башкардылар, дәртле биюләр биеделәр, аһәңле итеп шигырьләр сөйләделәр. 

Бәйрәмдә тантаналы шартларда район җитәкчесе, пенсия бүлеге җитәкчесе һәм гражданлык актрларын теркәү бүлеге җитәкчесе тарафыннан быел туган сабыйларның әниләренә Ана капиталы сертификаты, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International