2019 елның 22 ноябрендә искиткеч бәйрәм-Уллар Көне билгеләп үтелә. Үз баласы өчен чын күңелдән горурлану бәйрәме, аның якты киләчәгенә шатлык һәм якты өметләр бәйрәме. Бу-улыма символик бүләк ясау һәм аңа тагын бер кат мәхәббәт турында сөйләү, гаилә рәхәтлеген һәм күңел җылысын тоярга мөмкинлек бирү өчен менә дигән форсат.
Улларын ышанычлы ир-ат итеп үстерү – барлык ата-аналар өчен дә зур бәхет. Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә узып баручы елның 10 аенда 299 малай тууы теркәлгән. Барлык улларга да әтиләренең терәге һәм ярдәме, әнисенең өмете һәм горурлыгы, әти-әнисенең иң зур бәхете булуын телибез.