22 ноябрь көнне «Казан» гаилә Үзәгендә алтын юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды

2019 елның 22 ноябре, җомга

Рәшит Вазыйх улы һәм Нурания Хуҗиәхмәт кызы Сафиуллиннар 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

67 елда Нурания Казанга Норлат шәһәреннән апасы янына килә. Шул ук вакытта, 21 яшьлек Рәшит Германиядә хезмэт срогын тәмамлый. 1968 елда хәл иткеч очрашу була. Ул вакытта Нурания трамвай йөртүче, Рәшит экскаваторчы ярдәмчесе булып эшли. Икесе дә тулай торакта яшиләр, паркта яшьләр оештырган биюләргә еш йөриләр. Рәшит шунда озын чәчле чибәр кызга игътибар итә. Шул вакыттан очрашулар, кинога йөрүләр башлана. Ярты ел очрашып йоргәннән соң Рәшит Нураниягэ тәкъдим ясый.

Аларның никахлары 1969 елның 1 ноябрендә Казанның Ленин районы ГХАТ бюросында теркәлә. Рәшит әфәнде автотранспорт техникумын тәмамлаган. 13 ел силикат заводында эшли. Аннан пенсиягә кадәр ПАТП-4 тә бригадир булып эшли. Рәшит Вазыйх улы хезмәт ветераны. «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән. Нурания ханым педучилищены тәмамлаган. 2 ел трамвай йөртүче булып эшли. Аннан соң 37 ел балалар бакчасында тәрбияче хезмәтен башкара. Сафиуллиннар ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Бугенге кондә оч оныкларына соенеп бәхетле гомер кичерәләр.

Юбилярларны котларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина килде. Тантанада Казан мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырылды. Юбилярлар “Казан” гаилә Үзәгенең Мактау китабына имзалар куйдылар.

Без юбилярларга мул һәм бәхетле тормыш телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International