Югары Ослан муниципаль районында зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче парларны котладылар

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

 55 ел бергә гомер иткән парларны котлау һәм мәхәббәтнең барлык сынауларны да узганын күрү бик дулкынландыргыч.

 2019 елның 11 ноябрендә Макыл авыл җирлегендә зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче Фахриев гаиләсе Нурулла улы Гомәр һәм Харис кызы Гөлгенә 55 ел бергә гомер иткән зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы булып узды. Аларның берлеге ихтирамга лаек һәм яшь буын өчен үрнәк булып тора. Зөбәрҗәт ташына карасаң, аның эчендә әкияти яктылык нурларын нурландыручы көчле рухи җылылык чыганагы яна кебек. Менә шулай озак еллар бергә гомер иткән парлар да балаларына һәм оныкларына күңел җылысын, сүнмәс мәхәббәтен бүләк итәләр.

 Уртак тормышларының 55 еллыгы хөрмәтенә ирле-хатынлы Фәхриевларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Макыл авыл җирлеге башлыгы Алинә Матвеева, балалары, туганнары, якыннарыннан Фәхриевлар гаиләсе исеменә бик күп җылы сүзләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International