«Әниләр көне» - ул ис киткеч һәм дулкынландыргыч бәйрәм һәм бу бәйрәм һәр кешенең тормышында аның иң кәдерле кешесе-әнисе барлыгын искә төшерә.
2019 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Әлмәт муниципальрайоны башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре Әниләр бәйрәме уңаеннан яңа туган сабыйларның таныклыгы чыгарышын үткәрделәр.
Бәхетле ата-аналар: Байрашевлар, Овсянниковлар һәм Федоровлар гаиләләре ГХАТ идарәсе белгечләре кулыннан беренче дәүләт документын – «туу турында таныклык» һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хатын алдылар.
Хөрмәтле әти-әниләр!Сезне барыгызны да бәхетле көнегез белән тәбриклибез. Гайләгезгә озын гомер,тигезлек,сәламатлек,бәхет,иминлек телибез. Кечкенә сабыегыз якыннарының һәм туганнарының яратуын, кайгыртучанлыгын тоеп үссен. Бала тормышында була торган каршылыкларны җиңәргә өйрәтү һәм ярдәм итү-ул ата-аналарның изге бурычы.