2019 елның 22 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова булачак әниләр белән Балалар шәһәр хастаханәсе каршындагы «Сонатал» исемле имин бала табуга әзерлек мәктәбендә перинаталь үзәк белән очрашты.
Начальник урынбасары аңлаешлы формада яңа туган балаларны теркәү белән бәйле барлык юридик нечкәлекләрне аңлатты һәм форсаттан файдаланып, хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.