2019 елның 11 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында 15 нче һәм 16 нчы мәктәп укучылары өчен «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты кысаларында дәрес узды.
ГХАТ Идарәсенең баш белгече Галина Кузнецова укучыларга ГХАТ органнары эшчәнлеге һәм гражданлык хәле актларының барлык төрләре турында сөйләде. Дәрес барышында никахның мөһимлеге һәм тулы кыйммәтле гаилә булдыру темасына кагылып үтелде. Чөнки нәкъ менә бәхетле гаиләләр-илебезнең киләчәге, аның үсеше һәм чәчәк атуы гарантиясе.
Дәреснең темасы балаларда кызыксыну уятты, алар актив рәвештә сораулар бирделәр һәм дискуссиягә керделәр. Очрашу ахырында һәм өйрәнелгән материалны ныгыту өчен балалар гаилә тематикасына багышланган кроссвордлар чиштеләр.