Әниләр көне алдыннан ана капиталына сертификатлар тапшырылды

2019 елның 22 ноябре, җомга

Әниләр көне-дулкынландыргыч һәм якты бәйрәм, ул инде матур традициягә әйләнде һәм һәрберебезнең тормышында аерым урын алып тора. 21 ноябрь көнне, район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Ул залда утыручы барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, барысына да нык сәламәтлек, уңышлар, иминлек теләде.

Бу көнне, республикакүләм акциясе кысаларында, ГХАТ бүлеге, Пенсия фонды катнашында, Кайбыч районының өч гаиләсенә Лещовлар Денис һәм Эльвира, Миңнуллиннар Рамил һәм Рамилә, Титовлар Евгений һәм Светлана гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Социаль яклау бүлеге ягыннан акчалата сертификатлар белән шулай ук Олы Кайбычтан беренче балалары туган Нуртдиновлар гаиләсенә һәм Афанасьевка авылыннан  күпбалалы статусына ия булучы Должниковлар гаиләсе дә билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International