Лениногорск муниципаль районында ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы

2019 елның 22 ноябре, җомга

2019 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «Әниләр көненә» багышланган бәйрәм чарасы уздырылды. Бу көнне 14 гаиләгә ана (гаилә) капиталы тапшырылды.

Әлеге чарада Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Рәфыйкова Гөлфирә Мәҗит кызы, РФ Пенсия фондының Лениногорск районы һәм шәһәре буенча идарә җитәкчесе Исламова Айгөл Әхмәтислам кызы, Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы һәм Лениногорск шәһәренең Ак Барс банк 1 нче санлы сату бүлеге җитәкчесе Долганова Елена Борис кызы катнашты.

Яңа туган балаларның әти - әниләре исеменә котлау сүзләре яңгырады. Шулай ук килгән гаиләләргә истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International