Ноябрь ае башында Мамадыш районы ГХАТ бүлеге үзенең инста-битендә «Мәхәббәт белән эшләнгән!» – исеме астында иҗади бәйге игълан итте. Бәйгедә катнашу өчен иң яраткан кешеңә – әнигә үз кулларың белән котлау хаты ясау кирәк иде. Барлыгы егермегә якын эш кабул ителде.
Әниләр көне алдыннан конкурста катнашкан барлык балалар Язылышу сараена бүләкләү тантанасына чакырылды. Бүлек белгече Гүзәл Ибраһимова балалар өчен экскусия һәм кызыклы викторина үткәрде.
Баш белгеч Фания Гаязова җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны тәбрикләп, макту хатлары әм бүләкләр тапшырды. Фания Шамилевна барлык эшләрнен үзенчәлекле, кабатланмас булуын ассызыклады, балаларга якын кешеләрен һәрчак шулай сөендереп торыгыз, дигән теләкләр юллады.