Кадерле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр!
Матур бәйрәм - Әниләр көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Җирдә иң матур сүз - әни. Янәшәбездә шушы якын һәм туган кеше булганда гына, кәеф күтәрелә, проблемалар хәл ителә, иҗат итәргә көч һәм теләк туа. Әни - барыбызның да башлангычы, гаилә нигезе, илһам чыганагы.
Һәм бүген без Татарстанның барлык әниләренә кайгыртучанлыклары, кызгану һәм гафу итә белүләре, зирәклек һәм чиксез мәхәббәтләре өчен рәхмәт әйтәбез. Сәламәтлек, бәхет һәм иминлек сезгә! Барлык әниләрнең дә елмаю һәм шатлык өчен мөмкин кадәр күбрәк сәбәпләре булсын иде!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе коллективы