Баулы районының Хансөяр авылыннан Газимовлар гаиләсе үзләренең никахларын 1959 елның ноябрендә теркәделәр һәм күп еллар инде тормыш юлыннан кулга-кул тотынып атлыйлар. Рәкыйп Шәйхи улы гомере буе Хансөяр авылында эшләгән: сарыклар караган, урман кискән. Рәйсә Ярулла кызы иренә ярдәм итә. Балалар тәрбияләп үстерә.
Юбилярларга 4 балалары, 9 онык һәм 11 оныкчыклары өчен бәхетле гаилә һәм сүнмәс мәхәббәт үрнәге булып калуларын теләп, бергә тормыш итүләренең 60 еллыгы белән котлау сүзләре җиткерелде. Аларның гаиләләренең ныклыгы һәм хисләренең тирәнлеге өчен рәхмәт йөзеннән Бриллиантлар туй турында таныклык, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук юбилярлар авыл җирлеге башлыгы З. С. Галләметдиновның котлауларын кабул иттеләр.
Газимовларның гаилә тормышының озын булу серләре һәркемгә аңлаешлы: үзара аңлашу, ярдәмчеллек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт . Алар тормышны яраталар, һәр яңа көнгә сөенеп яшиләр. Гаилә учагын алтмыш ел дәвамында саклыйлар.