21 октябрь көнне Зәй муниципаль районы башлыгы катнашында аппарат киңәшмәсендә ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфия Вәлишина 2019 елның 9 ай эшчәнлек йомгаклары турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
2019 ел 9 ай йомгаклары буенча барлыгы 1215 гражданлык хәле турында актлары теркәлде, шул исәптән 277 – бала туу турында, 200 – никахны теркәү, 139 – аерылышу, 520 – үлем турында, 59 – ата булуны дәлилләү турында. 514 таныклык кабат бирелде, архив фондыннан – 1592 белешмә, 2000 берәмлек корреспонденция эшкәртелде.