Иң яхшы исем өчен Гыйззәтуллиннар, Паровлар, Хисаметдиновлар, Газейкиннар, Юсуповлар һәм Колпаковлар гаиләләре ярышты. Конкурсантлар визитка, хоббины тәкъдим итү, сорауларга зирәк җаваплар бирү , аш-су осталыгын күрсәтү кебек турларны лаеклы уздылар. Сынауларны узганда аларга балалары , оныклары көч биреп торды. Алар яраткан әби-бабайлары турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Һәр гаилә аерым номинация буенча билгеләп үтелде, аларга чәчәкләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды.