Булачак әти-әниләрне балачактак ук тәрбияли башларга кирәк

2019 елның 18 октябре, җомга

2019 елның 18 октябрендә Мөслим районы ГХАТ бүлегендә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 6Б сыйныф укучылары өчен Гаилә дәресләре үткәрелде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Магалимова Я.Ш. балаларга ГХАТ тарихы, акт язмаларының төрләре һәм алар ни өчен кирәк булуы турында сөйләде. Гаилә, гаилә мөнәсәбәтләре кебек мөһим төшенчәләр турында әңгәмә булды. Аннан соң кызлар гаилә темасына кроссворд чиштеләр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International