Бөгелмә шәһәренең яшь гражданнарына Россия Федерациясе паспортларын тапшыру

2019 елның 18 октябре, җомга

17 октябрь көнне Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә яшь Россия гражданнарына паспортлар тапшырылды.

Паспорт тапшыру – яшьләр тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Бу факт яшь гражданнар өчен мөстәкыйльлекнең башы, чөнки паспорт теләсә кайсы ил гражданины шәхесен таныклаучы юридик документ.

Эльмира Манасыйпова балаларны Россия паспортының тарихы белән таныштырды, документ хуҗасының хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән РФ Конституциясенә, Татарстан Республикасы тарихына һәм Бөек Ватан сугышына кагылышлы викторина сорауларына җавап бирделәр.

Паспортлар тапшыру тантанасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге өлкән инспекторы Боброва Мария Андреевна һәм Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе штабы начальнигы Ринат Дусаев катнашты.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Ивановна Демченко яшь бөгелмәлеләрне тормышларында беренче Россия гражданины шәхесен таныклаучы документ алулары белән котлады, яшьләргә үз илләренең лаеклы гражданнары булуларын теләде.

Барлык катнашучылар өчен музыкаль бүләк сыйфатында Елена Киняева һәм Карина Галәветдинова «Бөек Ватан сугышы җырлары темасына попурри» башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International