Әлмәт шәһәрендә креатив яшь парлар

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Туй-һәр булачак гаилә парының тормышында мөһим көн. Шуңа күрә кияү белән кәләш хәтерләрендә мәңгегә саклануын тели. Төрле стильләрдә гадәти булмаган туйлар идеяләре элеккечә актуаль булып кала.

2019 елның 17 октябрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 12 пар гаилә кордылар. Хәмидуллиннар Радик һәм Ольга креативлыгы белән аерылып торды. Фэмели стилендәге парлы футболкалар инде күп еллар уңыш белән файдалана. Монда гаҗәп бер нәрсә дә юк, мондый кием-салым тирә-юньдәгеләрнең карашларын җәлеп итә һәм бары тик уңай эмоцияләр генә тудыра.

ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларны тормышларындагы мөһим вакыйгалары белән котлыйлар. Яңа гаиләләр тормышы кояш, шатлык, бер-берсенә мәхәббәт белән тулы булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International