2019 елда Мөслим районында тагын бер пар артты. Фаяз һәм Лениза – 4 июнь көнне алтын балдаклар алышып, тормышларын бергә корырга карар кылган 2019 ел башыннан йөзенче яшь парыбыз. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Язилә Магалимова аларны иң кадерле һәм истәлекле көннәре белән котлады, Район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән аларны ир һәм хатын дип игълан итте.
ЗАГС бүлеге Низамовлар гаиләсенә озын бәхетле тормыш һәм сау-сәламәт балалар тели.