2019 елның 5 нче октябрь көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендə гадəттəгечə шимбə көнне үтə торган «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресе узды. Дəресне психолог - Екатерина Юртаева үткəрде.
Әңгәмә барышында гаилəдə һəр кешенең үз ролен дөрес күрə белу, ялган рольлəрне башкару яисə гомумəн аларнын юклыгы нинди нəтиҗəлəргə китерү турында сүз барды. Кем гаилəдə баш, кем гаилəне акча белəн тəэмин итə, гаилəнең мал-мөлкəтен кем карамагы астында, кем балаларга тəрбия бирə? Гаилəдə əлеге һəм башка бик күп сорауларны вакытында күтəрү, булган үпкəлəрне сакламау бик мөһим.