Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында 150 нче балага тантаналы төстә туу таныклыгы тапшырды

2019 елның 4 октябре, җомга

Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында  150 нче балага тантаналы төстә туу таныклыгы  тапшырды. Бәхетле әти-әни Сәетов Ленар Фәвәдис улы  хәм  әнисе -  Сәетова Гөлчәчәк Марат  кызы  икенче балалары -кызларына   Динә исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парларны  балалары туу  вакыйгасы уңаеннан котлап,  чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның  котлавын  һәм туу таныклыгын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International