Чиста шәһәр – һәр кеше өчен мөһим

2019 елның 5 октябре, шимбә

Көз – табигатьнең искиткеч матур чоры. Яфрак яңгыры – җәйге сезонның матур тәмамлануы гына түгел, ә территорияләрне коелган яфрактан чистарту вакыты да.

5 октябрь көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре шәһәрнең экологик шимбә өмәсендә катнаштылар. Хезмәткәрләр тирә-юньне тәртипкә китерделәр, газон һәм чәчәк түтәлләрен корыган үләннән һәм коелган яфраклардан чистарттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International