2019 елның 1 октябреннән Азнакай муниципаль районында Өлкәннәр көненә багышланган айлык игълан ителгән иде. Бүген районда 18 меңнән артык пенсионер яши, күбесе районыбызның социаль үсешенә үз өлешләрен кертүләрен дәвам итә. Өлкән буын үрнәкләрендә без бүген балаларыбызны, оныкларыбызны тәрбиялибез, мондый күчүчәнлекне без, буыннар бәйләнешен ныгытып, алга таба да сакларга тиешбез.
Менә бүген дә хезмәт ветераннарын хөрмәтләү тантанасы булды, анда ГХАТ бүлеге ветераны Гайнетдинова Гүзәлия Азнакай районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.