Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Просецкийлар Владимир Алдаким улы һәм Валентина Васильевна алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә иң якыннары һәм туганнары җыелды. Әти-әниләрен котларга юбилярларның кызы Татьяна ерак Краснодар белән дә килгән иде.
1969 елның 27 сентябре - матур көз көне-яшьләр өйләнешәләр. Тиздән язмыш аларга икеләтә бәхет бүләк иткән – Владимир һәм Валентина игезәк кызлары-Надежда һәм Татьяна дөньяга килгән.
Безнең автоградка Просецкийлар гаиләсе 1977 елда күчеп килгән. Гаилә башлыгы-Владимир Алдакимович башта автомобиль җыю заводында шофер-сынаучы булып эшләде, алга таба да 1 нче АТХДА юл төзелешендә хезмәт юлын дәвам итте. Ә Валентина Васильевна тимер заводында контролер булып эшләгән.
Шундый үзенчәлекле елда-КАМАЗның 50 еллыгы елында, без Просецкийлар гаиләсен алтын туйлары белән котлыйбыз!