Яр Чаллы шәһәрендә Сарбаевлар гаиләсенең алтын юбилее

2019 елның 27 сентябре, җомга

Сарбаевлар Александр Владимирович һәм Екатерина Васильевнаның быел юбилей елы. Август ахырында алар бергә гомер итүләренә 50 ел тулуны билгеләп үттеләр, ә тиздән Александр Владимировичка 70 яшь тула. Тантаналар сарае белгече Танчулпан Гайнетдинова Сарбаевлар гаиләсен олы юбилее белән җылы котлады.

Камада төзелеп килүче шәһәргә яшь гаилә 1970 еллар башында Крановщик Александр һәм геодезист Екатерина мәхәббәт һәм татулыкта алты бала, тугыз онык һәм бер оныкчык тәрбияләп үстергәннәр. Екатерина Васильевна «Герой-ана» исеменә лаек булды, шулай ук «хезмәт ветераны» исеменә ия.

Сарбаевларга нык сәламәтлек һәм озын бәхетле тормыш телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International