Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə 2000 нче булып туган баланың əти-əнисен тəбриклəделəр

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

2019 нчы елның 17 сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə 2000 нче бала булып туган Миннеханова Мəликəгə исем куштыру тантанасы үтте.

Әти-əнисе Ильнар белəн Екатерина өчен кызларының дөньяга килүе -бик көтелгəн вакыйга, гаилəдə инде дүрт малай үсеп килə - Руслан, Ратмир, Кəрим, Әмир.

ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре əти-əнигə балаларының туу таныклыгын, Татарстан Республикасы Президенты Рөстəм Нургалиевич Миннихановның котлау хатын «Түбəн Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасының тəбриклəү хатын һəм бүлəккə сертификат тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International