Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда «Хокукый белемнәр мәктәбе» узды

2019 елның 27 сентябре, җомга

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда "Хокукый белемнәр мәктәбе" кысаларында шәһәрнең 41 нче урта мәктәбенең 8 "Б" сыйныф укучылары өчен әңгәмә-экскурсия узды.

Алып баручы белгеч Анастасия Хаметшина Тантаналар сарае бинасы буенча балаларны уздырды, ГХАТ хезмәткәрләре эше турында җентекләп сөйләде. Балалар зур теләк белән бөтен сарай буйлап уздылар, истәлекле фоторәсемнәр ясадылар. ЗАГС турында фильм карау аеруча зур кызыксыну уятты, аннан соң күп кенә кызыклы сораулар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International