Ел саен 1 октябрьдә без җәмгыятебездә киң танылу алган, олы тормыш юлы үткән, намуслы хезмәт һәм гражданлык бурычларын үтәү белән уртак хөрмәткә лаек кешеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтәбез.
Шул уңайдан Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә районның социаль үсешенә үз өлешләрен кертүләрен дәвам итүче ветераннар белән тантаналы чәй эчү оештырылды.
Очрашу бик җылы, гаилә шартларында, концерт номерлары белән, милли уеннар белән үрелеп барды.