Туучылар санын арттыру буенча чараларны көчәйтү максатларында һәм ТАССРның 100 еллыгы оешу уңаеннан Сарман муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 100 нче сан астында теркәлгән балага 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында Карар кабул ителде. Әлеге сертификатка Валиевлар гаиләсе ия булды. Аларның өченче кызлары Сәидә дәньяга килде. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин чын күңелдән алырны котлады һәм сертификатны тапшырды. Гаиләгә иминлек, сәламәтлек теләп калды.