Чираттагы «Гаилә дәресе» 2019 нче елның 24 сентябрь көнне Зәй районының татар гимназиясендә үтте. Баш белгеч Гөлнар Гизатуллина «Гаилә – бүген һәм иртәгә» дигән темага дәрес үткәрде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде. Балалар гаилә һәм никах өлкәсендәге белемнәрен ныгыттылар.