Татарстан гаиләсе "Идел буеның уңышлы гаиләсе-2019" конкурсының "Ата-ана даны" номинациясендә җиңүче булды"

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Саранск шәһәрендә Россия Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле патронаты астында "Идел буеның уңышлы гаиләсе-2019" округ конкурс-фестивале тәмамланды.

Конкурста Әлмәт муниципаль районыннан күп балалы Лилия һәм Рөстәм Даишевлар гаиләсе катнашты. Жюри карары белән Татарстан гаиләсе «Ата-ана даны»номинациясендә җиңүче дип табылды.

Алда Даишевларның «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы көтелә, ул Мәскәүдә агымдагы елның октябрендә Дәүләт Кремль сараенда узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International