2019 елның 18 сентябрь көнендә Минзәлә районының ГХАТ бүлегендә 100 нче бала теркәлде. Газетдиновлар Ольга һәм Илдар гаиләсендә малай дөньяга килде. Сабыйга әти-әниләсе Рөстәм дип исем бирделәр. Рөстәм Газетдиновлар гаиләсендә дүртенче бала булып туды.
Сабый туу – гаиләләрдә сөенечле вакыйгаларнын берсе. Нәниләр дөньяга килгән вакыттан ата-аналарның тормышында сөенечле һәм күңелле мизгелләр бермә-бер арта.
Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Газетдиновлар гаиләсен чын йөрәктән сөенечле вакыйга белән котлый! Әти-әнине котлап, бәхет, исәнлек саулык, тигез гомер теләп калабыз. Сабыегыз сәламәт һәм бәхетле булып үссен.