Өлкәннәр һәм балалар бу көнне бергәләп үткәрү, бер-берсе белән якыннанрак танышу, җылы һәм гаилә атмосферасында ял итү өчен ишегалды мәйданчыгына җыелды.
Район башлыгы Валерий Чершинцев импровизацияләнгән сәхнәдән халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул мондый бәйрәмнәрнең күңел җылысы белән тулганлыгын, кешеләрне берләштерүен, бер-берсе белән таныштыруын билгеләп үтте.
Бу көнне шушы йортта озак гомер итүчеләрне, үрнәк парларны, күп балалы гаиләләрне хөрмәтләделәр.