Бу көнне алар балалары, оныклары һәм оныкчыклары белән гаилә бәйрәменә җыелдылар. Бу дулкынландыргыч вакыйга 30 нчы августта узачак Татарстан Республикасы көненә багышланды.
Һәр пар Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты һәм бүләк алды. Бу көнне юбилярлар беренче очрашуларның дулкынландыргыч мизгелләрен искә төшерделәр. Алар бергә бик күп шатлыклы мизгелләр уздылар. Балалар тәрбияләп үстергәннәр, ә хәзер оныкларына һәм оныкчыкларына сөенәләр. Безнең юбилярлар яшь буын өчен мәхәббәт, тугрылык, бурыч һәм намус үрнәге булып торалар.