29 августта Татарстан Республикасы көне алдыннан ЗАГС бүлеге бинасында яшь апаслылар тәүге паспортыларын алды. Районның миграция хезмәте, район хакимияте, ЗАГС бүлеге тырышлыгы белән узган әлеге чарада 16 укучы һәм аларның якыннары катнашты.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре иң матур җырларын яңгыраттылар. Балалар да, аларның якыннары да олы рәхмәт хисләрен җиткереп таралды.Кичә үзенчәлекле һәм истәлекле булып узды.