2019 елның 29 августында, Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү алдыннан Яшел Үзән перинаталь үзәгендә туу турында таныклык документын тапшыру тантанасы узды. Яшь ата - аналарга-Любиннарга тормышта баланың беренче документын - туу турында таныклык тапшырдылар.
Бәхетле әти – әни үз кызын Станислава дип атадылар. Гаиләдә бу өченче бала, аларның инде Валерия һәм Анастасия исемле кызлары үсеп килә. Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгече Ләйлә Хәбирова әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм аларга адагы көннәрдә күбрәк бәхетле һәм шатлыклы көннәр теләде.