29 августта алтын юбилейлары уңаеннан, Бөгелмәдән Маркеловлар гиләсе ГХАТ хезмәткәрләре тарафыннан котлаулар кабул иттеләр.
Анатолий Иванович Надежда Алексеевнаны беренче тапкыр Бөгелмә механика заводына һөнәр - техник училищедан сызымчы-конструктор буларак практикага килгәч күрә.
Яшьләр танышалар, очрашалар, ә тиздән Анатолий үз сөеклесенә тәкъдим ясый. 1969 елның августында алар язылышалар. Бүген аларның бәхетле никахларына нәкъ 50 ел. Ир белән хатынның ике баласы: уллары Игорь һәм кызлары Лариса бар. Маркеловларның җиде оныгы аерым горурлык булып тора. Мәхәббәт, бер - береңә хөрмәт һәм үз сүзеңне бирә белү -бәхетле парлар берлегенең төп сере.
Традиция буенча, алар үзләренең имзаларын Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гаиләләре китабында калдырдылар. Белгечләр юбилярларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләделәр, котлау открыткасы һәм Алтын туй тантанасы турында сертификат тапшырдылар.